16+

“Сәләт” җәйге ялларга әзер

Урамда яз кояшы күзне камаштырган мизгел. Бу исә җәйге каникулларга да күп калмады дигән сүз. Әле бит ялга кадәр ике ай бар, дисезме?! Балалар җәйге ялын алдан хәстәрләп кую хәерле. Әнә «Сәләт» бу мизгелгә инде узган елның көзеннән үк әзерләнә башлаган инде.

Урамда яз кояшы күзне камаштырган мизгел. Бу исә җәйге каникулларга да күп калмады дигән сүз. Әле бит ялга кадәр ике ай бар, дисезме?! Балалар җәйге ялын алдан хәстәрләп кую хәерле. Әнә «Сәләт» бу мизгелгә инде узган елның көзеннән үк әзерләнә башлаган инде.


Бүген «Сәләт» республиканың барлык районнарын "басып" алды дисәң дә ялгыш булмас. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Яр Чаллы, Биектау районнарында быел да кызыклы сөрәннәр яңгыраячак. Алексеевски районындагы «Фәнсар» үзәгендә исә ел дәвамында дүртәр смена үткәрелә: «Сәләт-Осталар бистәсе», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Имәнкәй». Бу җәйдә «Сәләт» аланнарында 25 профильле сменалары эшлиячәк, аларда 15 меңгә якын бала ял итә.

Республикадан читтә яшәүче татар балалары да сәлкеш була ала. Самара өлкәсендә «Сәләт-Самара», Башкортстанның Туймазы районында «Сәләт-Кандракүл», Чувашия республикасында «Сәләт-Батыр» аланнары эшли. Ә АКШ белән Канадада яшәүче татарлар «Сәләт-Монреаль» аланында татар теле белемнәрен шомартып, милли тәрбия ала.

Ел саен Биләр каласында шаулаган «Сәләт» форумы да быел Татарстан Республикасы Президенты хәер-фатыйхасы белән ике тапкыр узачак. Беренче смена дүртенче сәнәгать революциясе вакытында белем алуга юнәлтелгән. Бу форумда барлыгы 5000 кеше катнашыр дип көтелә. Икенче смена IT өлкәсе белән кызыксынучы 2500 кешене җыя. Форумның икенче өлеше мәгълүмати технологияләр, инновация, интеллектка багышланачак.

«Сәләт»тә ял итергә теләүчеләр инде февраль аеннан portfolio-selet.ru сайтында теркәлеп гаризалар калдыра ала. Ә лагерларның төрләре чиксез монда. «Сәләт-Раушан» аланын гына алыйк, биредә иң сәләтле балалар гына сайлап алына. Башка аланнар белән чагыштырганда, биредә катнашу өчен гариза калдырганда татар телен белү мәҗбүри.

Шулай ук төрле олимпиадаларда җиңү яулау да мәслихәт. Балалар ял итеп кенә калмый, ә иҗат, әдәбият, эшмәкәрлек нигезләренә дә төшенә. Хәтта төрле фәнни экспериментлар да ясый. "Сәләт-Осталар бистәсе" аланында сыерчык ояларын үз куллары белән ясап, орнитологларга кирәкле мәгълүмат туплаячаклар. Әйтик ояга чип куеп, кошның көненә ничә тапкыр өйгә кайтуын санап чыгаралар. Хәтта үзе җылына торган сыерчык оясы да ясыйлар икән.

Кече бизнес популярлашып киткән заманда балалар да эшмәкәрлелек серләренә төшенәсе килә. Шул максатлардан "Сәләт-Эшмәкәр" аланы булдырылган. Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әлеге алан балаларга эшлекле булырга, финанслау нигезенә төшенергә, идеяне тормышка ашырырга өйрәтә. Соңгы көндә балалар әти-әнисенә ял дәверендә ирешкән уңышлары белән таныштыра, ярминкә оештыра.

"Сәләт" татар телле балалар мохите генә дигән ялган уй формалашырга мөмкин. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, "Сәләт" ул өч телле мохит.

- "Сәләт" - акыл, рух, тел берлеге. Бездә чараларның 50 проценттан артыгы татар телендә бара. Шуңа да тел белмәгән кешегә ияләшеп китү авыррак булырга мөмкин. Ләкин татар телен белү төп таләп түгел. Иң мөһиме балада тел өйрәнергә теләк булсын. Минемчә, бүген Татарстанда яшәп тә татар телен өйрәнү мөмкинлеген кулдан ычкындыру ахмаклык. Татар теле теләсә кайсы төрки телгә ачкыч бит ул. Бездә татар телен үз теле кебек өйрәнгән кешеләр бик күп. Алена Быкованы гына алыйк, ул рус кызы. Хәзер "Сәләт"нең башка балалары белән бергә ул Монреальгә барачак, - диде Айгөл Габдрахманова.

"Сәләт" аланнарына 5-11 сыйныф балаларын кабул итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading