16+

«Сәләт»кә 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән

«Сәләт» яшьләр үзәгенең талантлы балаларны табу һәм үстерү программаларына республика бюджетыннан 3 млн сум акча бүленгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы, дәүләт сатып алулары порталына сылтама ясап. Әлеге акча «Фәнсар» дистанцион мәктәбенә, мобиль кушымтага, фестивальләр уздыруга тотылачак икән.

Бәйгенең техник биреме нигезендә, оешманың иң кыйммәтле проекты булып быел ноябрь аенда узачак көзге сессия торачак, аны үткәрү 982 меңгә төшәчәк, дип билгеләгәннәр. Чарада 400дән артык кеше катнашачак. Басма продукциягә генә дә 550 мең сум акча таләп ителә. Тәҗрибәле педагоглар яшьләр өчен математика, инглиз теле, татар әдәбияты һәм башкалар буенча семинарлар үткәрәчәк.
Моннан тыш, «Сәләт» берничә онлайн-кушымта: «Фәнсар» дистанцион мәктәбе, «Портфолио» веб-кушымтасы һәм төркем чатлары уздыру мөмкинлеген үз эченә алган Seletapp мобиль кушымтасы булдыруны планлаштыра.
Шулай ук «Сәләт» җитәкчеләр мәктәбе, «Бикафест» музыкаль-шигъри фестивале уздыру ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading