16+

Сочига Татарстан килә

Дүрт елга бер тапкыр бөтендөнья яшьләре бергә җыела. Быел алар Сочида тукталачак. Дөньякүләм дәрәҗәгә ия булган чараны уздыруны без җитди сайлап алу туры аша узып оттык. Фестиваль 14-22 октябрьдә була.

Дүрт елга бер тапкыр бөтендөнья яшьләре бергә җыела. Быел алар Сочида тукталачак. Дөньякүләм дәрәҗәгә ия булган чараны уздыруны без җитди сайлап алу туры аша узып оттык. Фестиваль 14-22 октябрьдә була.


Бөтендөнья яшьләр форумы нәрсә ул?

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумы беренче тапкыр 1947 елны Прага шәһәрендә оештырыла. Тарихта ул иң озын чараларның берсе булып истә калган. Фестиваль ике айга якын дәвам иткән!
Элек тә, хәзер дә яшьләр хәрәкәтенең максаты зур булган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң СССР белән Америка арасында барган «салкын сугыш»ны нәкъ менә әлеге яшьләр «җылыткан». Аның шигаре дә тынычлык һәм дуслыкны алга сөрә. Фестивальнең символы тынычлык билгесе булган - ак, кара һәм җирән төстәге күгәрченнәр. Моңа кадәр Россиядә яшьләр форумы нибары ике тапкыр гына оештырылган. 1957, 1985 елларда чараны Мәскәү кабул иткән. 70 еллык юбилеен да фестиваль безнең илдә - Сочи шәһәрендә уздыра. Биредә 150 илдән 2000гә якын катнашучы киләчәк.

Кемнәр катнаша?

Әлеге чарада Татарстаннан 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, фестивальгә барырга теләүчеләр саны 14 тапкыр күбрәк булган.

Безнең егет-кызларыбыз фән, югары уку йортлары, туризм, заманча технологияләр, яшьләр спорты кебек 20гә якын юнәлештә республика уңышлары турында сөйләячәк.
Андрей Анисимов - катнашучыларның берсе. Ул - яшьләр хакимиятенең сәламәтлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Медицина һәм хокук өлкәсендә ике югары белеме бар. Фестивальдә республиканың фәнни үсешләрен тәкъдим итә.
- Республика фәне белән таныштыру минем өчен зур дәрәҗә. Ун көн дәвамында без төрле темага багышланган күргәзмә әзерлибез. Аның исеме «Тatarstan for YOURth». Ул ике мәгънәгә ия: «Татарстан синең өчен» һәм «Татарстан яшьләр өчен» дип тәрҗемә итеп була, - ди Андрей.

«Татарстан гүзәле - 2016» бәйгесе җиңүчесе Диләрә Ялалтынова республиканың иҗади яшьләре өчен җаваплы.
- Әлеге чара турында мин «Россия студентлар гүзәле» бәйгесендә ишеттем. 2016 елда илкүләм бәйгене җиңеп чыкканым өчен, миңа фестивальгә юллама бирделәр. Башка катнашучылар өчен сайлап алу бик җитди булганын беләм. Һәр ил, безгә килү ризалыгын белдереп, «Hello Russia» дигән видео төшерде. Шулай ук без дөньяның төрле илләреннән килгән яшьләргә милли киемнәребезне күрсәтәчәкбез, - дип таныштырды үз эше белән Диләрә.

Татарстан да кунаклар каршы ала

Республика кунак кына булып калмый, үзләре дә 48 чит илдән 100 делегатны кабул итә. Яшьләр Калининградтан алып Владивостокка кадәр Россиянең 15 эре шәһәрләре белән танышачак.

- Бездә кунак булучылар өчен Казан аеруча да истә калырга тиеш, - ди төбәкне фестивальгә әзерләүче Алла Кондратьева.
- Кунаклар балет та карый, «Казан-Арена»да туп та тибәчәк, Иннополис шәһәре, университетлар белән дә танышачак. Әлеге яшьләр Татарстан турында үз илләрендә сөйләп, тагын да күбрәк туристлар җәлеп итәрлек булсын, - ди оештыручылар.


Революционер Эрнесто Че Гевара - фестиваль символы. Быел аның үлеменә 50 ел булу уңаеннан күргәзмә һәм түгәрәк өстәл оештырылган.

«Девушка с гитарой» дигән рус фильмында Мәскәү яшьләренең бу фестивальгә әзерлеге сурәтләнгән. Фильмда танылган актриса Людмила Гурченко да катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading