16+

София Ротару 16 ел элек вафат булган иренә тугры булып яши

Күптән түгел 71 яшен тутырган София Ротаруга, ире үлгәннән соң, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар күп булган.

София Ротару 16 ел элек вафат булган иренә тугры булып яши

Күптән түгел 71 яшен тутырган София Ротаруга, ире үлгәннән соң, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар күп булган.

Әмма җырчы 16 ел элек бакыйлыкка күчкән тормыш иптәшенә тугры булып калган. Чөнки ул аны бик нык яраткан һәм шуңа яңадан гаилә кору турында уйламаган. Бу хакта "Стархит"ка җырчының концерт директоры Сергей Лавров сөйләгән.

Бүгенге көндә София Ротару гаиләсе белән яши, туган көнен дә  зурлап түгел, якыннары белән генә уздырып җибәргән. Гастрольләргә дә сирәк бара, ә күбрәк корпоратив кичәләрдә чыгыш ясый икән. Аның бер чыгышы кимендә 50 мең евро тора.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading