16+

Соңгы унбер елда китап бәясе 40 процентка арткан

Мәдәни учреждениеләрдә китап кибетләре барлыкка килергә мөмкин.Хәзер депутатлар әлеге учреждениеләргә ташламалы шартларда арендага мәйданнар бирүне рөхсәт итә торган законны карау белән мәшгуль.

Мәдәни учреждениеләрдә китап кибетләре барлыкка килергә мөмкин.Хәзер депутатлар әлеге учреждениеләргә ташламалы шартларда арендага мәйданнар бирүне рөхсәт итә торган законны карау белән мәшгуль.

Закон проекты китап, газета-журналларны укуны популярлаштыруны максат итеп куя. 

“2008 елдан алып китапларга бәя 40 процентка арткан. Китапка бәя арту, китап кибетләренең азаюы, китапларны  бастыру кимү, беренче чиратта, аренда бәясенең югарылыгына бәйле. Чөнки китап бастыру һәм сату өлкәсендә эшләүчеләрнең чыгымнарының 30 проценты арендага түләүгә китә”, - диелә закон проектында.

Мондый кибетләрдә нинди китаплар сатылырга тиешлеген Мәдәният министрлыгы билгелиячәк. Өстенлек мәдәният, сәнгать, тарих һәм белем бирүгә багышланган басмаларга биреләчәге дә мәгълүм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading