16+

«Шомлы яңгырый»: «тридемия»дән куркырга кирәкме?

Табиб Никонов: укучының игътибарын җәлеп итү өчен «тридемия» төшенчәсе кирәк.

Табиб Никонов: укучының игътибарын җәлеп итү өчен «тридемия» төшенчәсе кирәк.

Яңалыкларда россиялеләр тридемия төшенчәсен ешрак ишетә башлады, ул өч чирне берләштерә: грипп, ОРВИ һәм коронавирус. Әмма бу термин фәнни түгел һәм аннан куркырга кирәкми, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Тридемия-фәнни түгел, ә медиа сүз. Бу неологизмга инде ике ел. "Тридемия" - шомлы яңгырый, әмма медиа киңлеккә бу кирәк тә, укучының игьтибарын җәлеп итә ул", — дип аңлатты Никонов.

Ул 2021-нче елда грипп һәм CoViD-19ның бергә атлаганда шундый охшаш хәл булганын хәбәр итте. Бу күренешне микст-инфекция дип атаганнар. Никонов бу атаманың пиарчылар тарафыннан бик үз ителмәвенә игътибар итә, чөнки ул җәмгыятьтә паника тудыра алмый, ә тридемия турында алай дип әйтеп булмый.

Әмма, ул белдергәнчә, бер үк вакытта өч инфекция таралган вакытта үз-үзеңне сакларга кирәк. Моның өчен битлек кияргә, кулларны юарга, кешеләр күпләп җыелган урыннардан качарга кирәк.

Белгеч сүзләренчә, якыннарыбызга психологик ярдәм дә мөһим, чөнки паника аркасында без дөрес фикер йөртүдән туктыйбыз. Югыйсә, хәтта җиңелчә симптомнар булган очракта да, поликлиникага йөгерүчеләр бар. Бу киңәш ителми, ди табиблар. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading