16+

Сораштыру: күпчелек россиялеләр Путин үз вазифасында яхшы эшли дип саный

Россиялеләрнең 79 проценты Путин үз вазифасын яхшы башкара дип саный.

Россиялеләрнең 79 проценты Путин үз вазифасын яхшы башкара дип саный.

Россиялеләрнең күпчелеге (79%) Россия Президенты Владимир Путин үз вазифасында яхшы эшли дип саный. Сораштырылган кешеләрнең 77 проценты аңа ышана, дип хәбәр итә "Җәмәгатьчелек фикере" фонды.

Тикшеренүләр буенча, россиялеләрнең 79 проценты Путин үз вазифасында яхшы эшли дип саный, гражданнарның 10 проценты бу фикер белән килешми. Сораштырылган кешеләрнең 12 проценты җавап бирергә авырсынган.

Гражданнарның 77 проценты Россия Президентына ышаныч белдерә, 14 проценты ышанычсызлык белдерә, 10 проценты җавап бирүдә кыенлыклар кичерә.
Әлеге сораштыру 2023 елның 26-28 маенда 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында уздырылган.

Сораштыру респондентның яшәү урыны буенча узган. Россия Федерациясенең 53 субъектындагы 104 шәһәр һәм авыл торак пунктларында яшәүче 1,5 мең кеше әлеге сораштыруда катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading