16+

Сөрем газы белән агуланган хатынын һәм ике улын коткарып кала алган

Казанда яшәүче ир-ат кичен эштән өенә кайта һәм идәндә аңсыз яткан хатынын һәм ике улын күреп ала.

Казанда яшәүче ир-ат кичен эштән өенә кайта һәм идәндә аңсыз яткан хатынын һәм ике улын күреп ала.

Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-ат аш-су бүлмәсендә плитәнең барлык дүрт конфоркасы да ачык булуын ачыклаган. 2,5 яшь һәм 10 айлык Балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла, ә аларның әниләрен 7нче хастаханәгә илтәләр. Хатыны аңлы рәвештә газны ачкан дип саный гаилә башлыгы.

Хәзер фаҗига сәбәпләрен тикшерү комиеты ачыклый. Гаилә Мәүлетов урамындагы 9 нчы йортта фатир арендалап яшәгән. Плитәгә заглушка куелган. Милекче алга таба да шул кешеләргә фатирын арендага бирәчәкме-юкмы икәнен үзе хәл итәчәк.

"Янгын чыкмавы да могҗиза булып тора. Әгәр ир-ат утны кабызса, фатирда җыелган газдан очкын чыгып ул шартлатырга мөмкин иде. Бу очракта инде бөтен фатирлар да зыян күрергә мөмкин иде", - дип билгеләделәр ТР Дәүләт торак инспекциясендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading