«Созвездие – Йолдызлык» фестивале 19 апрельдә – УНИКС концертлар залында, 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үзенең Гала-концертларын үткәрәчәк. Бер ел дәвамында барган сәләт һәм матурлык бәйрәменә шулай күркәм итеп нәтиҗә ясыйлар.
Хәер, бер ел гына дип әйтү ялгыш булыр, 19 ел тоташ үткәрелүче бәхетле балачак фестивале бу.
«Йолдызлык»та үзен бер генә тапкыр сынап караган бала да андагы җылы хис-кичерешләрне озак еллар йөрәгендә саклыйдыр. Тикмәгә генә «Созвездие – Йолдызлык»ны ЮНЕСКО, Кытай җитәкчеләре мактамаган да, Псков өлкәсе бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрергә тәкъдим итмәгән инде. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та «Йолдызлык»ның бердәнбер һәм кабатланмас проект булуын искәртеп тора бит.
– Бу бала иң яхшы җырчы, монысы иң яхшы биюче дип карамыйбыз. Эш гомумән анда түгел. «Созвездие – Йолдызлык» ул – безнең мәдәни генны саклап калу чарасы, – ди фестиваль турында Дмитрий Туманов.
Быел фестивальнең финалында 70 мең бала катнаша. Шуларның 5500ен суперфиналда күреп булачак. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, быел «Йолдызлык» балалар бакчасындагы сабыйларны да үз канаты астына сыйдырган.
– Балалар бакчалары сирәк булса да элек тә катнаша иде. Быел бөтен бакчаларга да ишек ачтык. Алар бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Балалар бакчасыннан ук сәнгатькә гашыйк булып үсүләре сөендерә, – диде Зилә Сөнгатуллина.
Фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәр катнашып була. Ә аннан соң балалар кая бара соң? Кемдер, һөнәр сайлап, үз юлы белән китә. Ә иҗади мөмкинлекләрен «Безнең заман» эшче яшьләр фестивалендә күрсәтә ала. Кемдер театр училищесында, консерваториядә укый башлый, ГИТИС студенты була. Сүз уңаеннан, бу уку йортларына «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә чарланган балаларга керүе җиңелрәк тә әле. Беренчедән, бала бәйгеләрдә катнашып үсә, сәләтен ныгыта. Икенчедән, жюри әгъзалары нәкъ менә шушы уку йортларыннан тупланган бит. Сер итеп кенә әйтәбез, быел фестивальнең 18 апрель көнне булачак Гала-концертына ГИТИС ректоры да киләчәк әле.
– Фестивальдә катнашкан 90 бала ГИТИСта укып чыкты. Гади шартларда авылда туып-үскән бала мондый югары белем ала алмас иде. Уйлап карагыз, ГИТИСның көндезге бүлегендә белем алу якынча – 360 мең, читтән торып уку – 180 мең. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка балаларга укырга мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәт, – ди Дмитрий Туманов.
Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә дә юл ачык «йолдыз»чыкларга.
Быел «Созвездие – Йолдызлык» фестивале Татарстанда яшьләр сәясәте эшчәнлегенең 25 еллыгына багышлана.
– Бу эстрада бәйгесе булса да, академик тавышлы яшьләрне дә ишетергә мөмкин. Алар инде «штучный товар». Гомумән, Россия тарихында, «Йолдызлык»тан кала, балаларны музыка, сәнгать белән тәрбияләүче башка хәрәкәт юк ул, – диде Зилә Сөнгатуллина.
Ел саен авыл-район балаларын шәһәрнекеләр белән чагыштыралар. Янәсе, кайсысы әзерлеклерәк чыгыш ясый. Бер караганда, шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк, ләкин авыл балалары өстенрәк, ди оештыручылар.
– Авыллар фестивальдә чыгыш ясау өчен 1-3 миллион сумлык костюмнар гына тектерә. Хәзер район җитәкчеләре, бер-берсе белән ярышып, балалар белән әзерләнер өчен читтән белгечләр чакырта башлады. Ул яктан Казан, Чаллы шәһәрләре калыша. Казан чыгышларында, гомумән, милли колорит кимеде, – ди Дмитрий Туманов.
Сүз уңаеннан, ул ата-аналарга акча түләп катнаша торган фестивальләрдән читтәрәк булырга өндәде.
– Анда сәләт артыннан түгел, күбрәк акча артыннан куалар. Халыкара бәйгеләрдә шулай акча түләп җиңәләр дә, аннары мактанып йөриләр. Без балалардан катнашу, өч тапкыр ашау, яшәү өчен бер тиен акча алмыйбыз. Әле истәлеккә яхшы бүләкләр дә тапшырабыз. Кызганыч, дөнья буенча танылса да, безнең фестиваль әлегә республика статусына гына ия шул. Гомумән, бездә эшләгән кешене күтәрә белү юк. Шул ук «Йолдызлык» баласы Рүзил Гатинны гына алыйк. Аңа Халык артисты исеме бирергә тиешләр иде. Иртә әле дип кире уйладылар. Ә ул Италия сәхнәсендә төп рольләрне башкара. Аны Италиядә күтәрәләр, ә бездә күрмиләр. Илдә Театр елы барган вакытта театрларны оптимизациялиләр... Шундый төр проблемаларны санап китсәм, бер матбугат конференциясе генә җитмәс, – ди Дмитрий Туманов.
0+
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар