16+

Спартак урамын Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәре белән атау тәкъдиме бар

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармония янындагы паркка милли төсмер өстәргә кирәк. Моннан тыш Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен бирергә кирәк. Бу хакта филармониянең директоры Кадим Нуруллин "Татар-информ" агентлыгына белдерде.

"Филармониягә керүне арткы яктан - парк ягыннан ясарга уйлыйбыз. Гадәттә, паркларны билгесез урыннарда ясыйлар. Кешеләр паркларда йөри, әмма кайда нинди парк урнашканын белми. Филармониягә елына 200 мең кеше килә. Бу кешеләр парк аша чыгып, мондагы даһиларның исемнәрен күреп, аларны истә калдырып, горурланырлар иде"- ди ул.

"Паркыбызны милли итеп ясау балаларыбызны да тәрбияли. 40 % тамашачы ул - балалар. Балаларга даһиларыбызны таныту безнең бурыч", - диде Кадим Нуруллин.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филормониясенең җитәкчесе Спартак урамына Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәре белән атарга теләге турында әйтте.

"Татфондбанк" бөлгенлеккә төшкәннән соң, "Спартак" та бетте. Шуңа күрә Спартак урамын икегә бүлеп, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова урамнары итеп аталуын телибез. Милли парк каршындагы урам бөек җырчыларыбыз исемен йөртергә тиеш" - ди Кадим Нуруллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading