16+

“Спартак”ның яңа тренеры билгеле

Яңа тренер белән футбол командасы күпме эшләячәге хәбәр ителми.

Яңа тренер белән футбол командасы күпме эшләячәге хәбәр ителми.

“Спартак” футбол командасының тренеры итеп Гильермо Абаскаль билгеләнгән. Бу хакта команданың рәсми сайтында хәбәр ителде.

33 яшьлек испанлы Гильермо Абаскаль быелгы сезонда Швейцариядәге чемпионатта “Базель” командасы белән икенче урынны яулады. Яшь булуына карамастан, ул бик перспективалы тренер санала.

“Спартак” белән Гильермо Абаскаль арасындагы контракт срогы хакында хәбәр ителми. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading