16+

Сталинград янындагы җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Казанда митинг-концерт була

Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак.

Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра. Мәңгелек утка чәчәкләр куелачак.

Митинг-концертны “Россия Үлемсез полкы” төбәк бүлеге, “Ватан” берләшмәсе һәм “Хәрби бердәмлек” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра.

Сталинград янындагы сугыш Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июнендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Совет гаскәрләре җиңүе белән тәмамланган.

Узган елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин Сталинград янында Кызыл Армиянең фашистлар гаскәрен тар-мар итүгә 75 ел булуны бәйрәм итү турындагы боерыкны имзалаган иде.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading