16+

Студентларның хыялы чынга ашмады

Студентларның юл йөрү билетлары турындагы уйлары хыялда гына калыр, күрәсең. Татарстан хөкүмәте аны кертмәскә кирәк дигән карар чыгарды. Шул ук вакытта студентлар өчен “Транспорт гранты” проекты финанслау ике тапкырга арттырылачак.

Студентларның юл йөрү билетлары турындагы уйлары хыялда гына калыр, күрәсең. Татарстан хөкүмәте аны кертмәскә кирәк дигән карар чыгарды. Шул ук вакытта студентлар өчен “Транспорт гранты” проекты финанслау ике тапкырга арттырылачак.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итүенчә, әлеге грантның бюджеты елга 30-60 млн сумны тәшкил итәчәк. Мәгълүм булганча, “Транспорт гранты” буенча түләүләргә укуда уңышка ирешкән студентлар дәгъва кыла ала иде.  Министр аңлатканча, түләү суммалары да төрлечә булачак, чөнки Казан белән Чистай студентларының юл өчен тотылган чыгымнары бер төрле түгел.  

Юл йөрү билетларына килгәндә, исегезгә төшерәбез, 3 февральдән җәмәгать транспортына бәяләр 27 сумга артачак. Моннан тыш, 750 сумга 50 тапкыр йөрү мөмкинлеген бирә торган юл йөрү билеты да гамәлдән чыгарылачак. Әлеге карарлар кабул ителү турында билгеле булгач, студентлар алар өчен юл йөрү билетын булдыруны сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иделәр. Алар артыннан мәктәп укучыларының әти-әниләре дә кузгалды.
Шулай итеп, бу көннәрдә аның нәтиҗәсе билгеле булды. Һәм ул студентлар һәм мәктәп укучыларын куандыра торган түгел.   

- Берничә төрле вариант каралды. Бөтен кешегә дә юл йөрү билеты (проездной) бирү – безнең үзмаксат түгел. Безнең төп бурычыбыз – мохтаҗ студентларга ярдәм итү, - дип белдергән Дамир Фәттахов әлеге мәсьәләгә бәя биреп.     
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading