16+

"Су-24" самолетын бәреп төшерү Мәскәү белән Әнкара арасындагы мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясый

Россия Президенты Владимир Путин, сишәмбе, 24 ноябрьдә, Сүриядә бәреп төшерелгән "Су-24" самолеты белән бәйле вазгыять Мәскәү белән Әнкара арасындагы мөнәсәбәтләргә җитди йогынты ясаячак, дип белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин, сишәмбе, 24 ноябрьдә, Сүриядә бәреп төшерелгән "Су-24" самолеты белән бәйле вазгыять Мәскәү белән Әнкара арасындагы мөнәсәбәтләргә җитди йогынты ясаячак, дип белдерде.

Дәүләт башлыгы Иордания короле Абдалла II Бен Әл Хөсейн белән очрашуда шулай дип белдерде, дип яза Lenta.ru.

"Без беркайчан да, бүгенге кебек җинаять кылынганга түзеп тормаячакбыз", - диде Путин һәм Россия самолетының һәлакәткә очравы - террорчылар булышчыларыннан һөҗүм, - дип билгеләп үтте.

Дәүләт башлыгы белдергәнчә, Россия Төркиягә күрше ил буларак кына түгел, ә дустанә мөнәсәбәттә иде. "Белмим, бу хәл кемгә кирәк булган, әмма безгә түгел", - диде ул.

Россия Оборона министрлыгы белдергәнчә, 24 ноябрьдә, Сүрия территориясендә җирдән ату нәтиҗәсендә, Россия авиатөркеменең "Су-24" самолеты бәреп төшерелгән. Элегрәк ике пилот катапульцияләнергә өлгергән дип билгеләп үтелгән иде, әмма, Сүрия оппозициясе мәгълүматларына караганда, очучыларның берсе үлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading