16+

Су коену костюмыннан ковидлы пациентларны дәвалаган шәфкать туташын губернатор һәм министр яклап чыккан

Туладагы инфекцияле авырулар өчен булган хастаханәдә шәфкать туташы яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар янына су коену костюмы һәм саклану костюмыннан гына кергән.

Саклану костюмы исә үтәкүренмәле һәм шәфкать туташының гәүдәсенең ачык өлешләре берәүне дә битараф калдырмаган булса кирәк. Аның авыруларны шул рәвешле дәвалавын фотога төшереп, интернетка куючылар да табылган.

Бу хәл өлкә губернаторы Алексей Дюминга, сәламәтлек саклау министры Алексей Эркка да барып җиткән.

Сәламәтлек министрлыгы шәфкать туташына кисәтү ясаган. “Әмма шәфкать туташына барыбер рәхмәт әйтәсе килә. Чынлыкта, аларның хезмәте бик авыр”, диелә министрлык хәбәрендә.

Хастаханә җитәкчелеге дә шәфкать туташы эшеннән канәгать булуын, аның яхшы хезмәткәр, профессионал икәнен билгеләп үтәләр.

Авыруларны дәвалаучы белән  хәтта өлкә губернаторы Алексей Дюмин да элемтәгә кергән!

Социаль челтәрләр “йолдызы”на әверелгән шәфкать туташы исә бу гамәлен саклану костюмында бик эссе, ә аларга 12 шәр сәгать анардан йөрергә туры килүе белән аңлаткан, дип яза җирле Интернет чыганаклар. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading