16+

Суд югалган ике яшьлек кызның әнисен кулга алган

Суд Новгород өлкәсендә югалган ике яшьлек кызның әнисен кулга алган

Суд Новгород өлкәсендә югалган ике яшьлек кызның әнисен кулга алган

Хатын-кыз гаебен танымый.
Суд Новгород өлкәсендә югалган ике яшьлек кызның әнисен кулга алган. Бу хакта төбәк хокук саклау органнары вәкилләре сөйләде. Билгеле булганча, тикшерү фигурантлары хатын-кыз һәм аның ире булган. Алар бала югалу гаебен танымый һәм булган хәлдә бер-берсен гаеплиләр. Хатын 24 мартка кадәр сак астында булачак. Тикшерү шулай ук аның ирен дә кулга алуны сорый. Бу эш буенча утырыш ябык режимда үткәрелгән.

Алар гаепне бер-берсенә аударалар. Әмма шул ук вакытта, баланың мәете кайда икәнен беркем дә әйтми.
Шикләнелүче хатынның барлыгы җиде баласы бар. Моңарчы алар барысы да авыр тормыш вәзгыятенә бәйле рәвештә әти-әниләреннән алынганнан, хәзер балалар йортында тәрбияләнә. РФ Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлешендә "в" пункты буенча җинаять эше ачкан. Сабый югалганнан соң, йорт мичендә тикшерүчеләр кеше калдыкларын хәтерләткән фрагментлар тапканнар. Экспертиза нәтиҗәләре буенча аларның кешенеке түгел икәнен билгеләгән. Төбәктә кызчыкны эзләү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X