16+

Суд "Зимняя вишня"дагы янгын буенча гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарды

Кемеровода суд "Зимняя вишня"да янгын турындагы эш буенча биш елдан 14 елга кадәр срокка хөкем карары чыгарды.

Кемеровода суд "Зимняя вишня"да янгын турындагы эш буенча биш елдан 14 елга кадәр срокка хөкем карары чыгарды.

Суд Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын турындагы эш фигурантларына хөкем карары чыгарды. Алар биш елдан 14 елга кадәр колониягә хөкем ителгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Шулай итеп, сәүдә үзәгенең элеккеге генераль директоры Юлия Богданова 14 елга хөкем ителгән, төп арендаторның генераль директоры Надежда Судденок - 13,5 кә. "Зимняя вишня" техник директоры Георгий Соболев 11 елга колониягә хөкем ителгән. Сәүдә үзәге каравылчысы Сергей Антюшин сигез ел алган.
"Зимняя вишня"да янгынга каршы системага хезмәт күрсәтү буенча компания башлыгы 6,5 елга колониягә хөкем ителгән. Сәүдә үзәгендә янгынга каршы система инженеры 5,5 елга хөкем ителгән. Янгынны сүндерү җитәкчесе Андрей Бурсин тоткынлыкта алты ел үткәрәчәк, янгын сүндерүче Сергей Генин янгынны сүндерүдә гамьсезлек өчен биш ел алган.

Янгын вакытында гаилә әгьзаларын- хатынын, өч бала һәм сеңлесен югалткан Кемеровода яшәүче Игорь Востриков суд карарын шәрехләп, болай дигән:  «"Чын үтерүчеләр" иректә әле».
"Зимняя вишня" да янгын 2018 елның 25 мартында чыкты. 60 кеше һәлак булган иде, шуларның 37 се - балалар. Тагын 79 кеше зыян күрде. Янгын чыгуның сәбәбе булып электр җиһазларының төзексезлеге тора. Бинада янгынга каршы сигнализация эшләмәгән һәм эвакуация ишекләре ябык булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading