16+

Сулыклар быел да күзәтү астында булачак

Быел экологлар Татарстандагы су объектларын көчле күзәтү астына алачак. Әйтик, суның сыйфатын алар хәзер ай саен тикшерә.

Быел экологлар Татарстандагы су объектларын көчле күзәтү астына алачак. Әйтик, суның сыйфатын алар хәзер ай саен тикшерә.

- 2016 елда без табигатькә кагылышлы 1735 хокук бозу очрагын ачыкладык. Моңа сулыкларны пычрату, елга-күлләргә керү юлларын каплау, сусаклау зоналарында хокук бозу кебек очраклар да керә, - диде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, әйләнә-тирәне сак­лау буенча баш инспектор Фаяз Шакиров.

Узган ел республикада сулыкларга юл ябуның 432 очрагы теркәлгән. Яр буенда урнашкан 365 корылма инде җимерелгән. Хәзерге вакытта 67 эш - суд карамагында.
- Экология елының төп максаты - әлеге юнәлештә эшне дәвам итү, - диде Фаяз Шакиров.

Тиздән табигатькә зыян салган кешене, үзе булмаса да, административ җаваплылыкка тартып булачак. Хәзерге вакытта закон проекты Россия Дәүләт Думасы тарафыннан карала. Бу законны гамәлгә кертү өчен, 2016 ел ахырында министрлык махсус программалы 55 планшет сатып алды. Аның ярдәмендә инспекторлар урында ук хокук бозуны теркәп, протокол тутыра ала.

- Хокук бозучылар җаваплылыктан ки­тәргә тырышкан очраклар күп. Хәзерге вакытта табигатькә зыян салуны фото һәм видео аша теркибез. Проект уңышлы гына эшләп китсә, министрлыкның бөтен инспекторларына мондый планшет таратылачак. Бу, лаборатория хезмәткәрләре белән бергә, 250 кеше дигән сүз, - диде Фаяз Шакиров.

Шулай ук законсыз рәвештә карьер казыган кешеләр документларын күрсәтүдән баш тартырга мөмкин.
- Полиция хезмәткәрләреннән башка кайбер хокук бозучылар исем-фамилия­ләрен, кайда эшләүләрен әйтергә теләми. Без карьерны, хокук бозучының техника номерларын фотога төшерсәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәмендә аларны административ штрафка тарта алыр идек. Мондый планшет тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итә, - диде дәүләт инспекторы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading