16+

Суррогат ана булуны тыярга җыеналар

Бүген, ягъни 27 мартта, Дәүләт Думасына суррогат ана булуны тыючы закон проекты кертеләчәк.

Бүген, ягъни 27 мартта, Дәүләт Думасына суррогат ана булуны тыючы закон проекты кертеләчәк.

Бу хакта "Татар-информ" "Известия" хәбәр итә. Әлеге тәкъдимнең башында сенатор Антон Беляков тора. Аның фикеренчә, Россия "репродуктив" туристлык иленә әйләнде, тик әлеге бизнеста катнашучыларның мөнәсәбәтләре дәүләт тарафыннан каралмый диярлек.

Нәтиҗәдә, суррогат аналар, генетик ата-аналар һәм шушы рәвешле туган балалар тиешле юридик яклау ала алмый. Урыс православ чиркәве әлеге карар проектын хуплый, әмма табиблар һәм юристлар моны тыюга каршы.

Бүген Россиядә суррогат ана булу гражданлык-хокукый килешүе буенча оештырыла. "Ул бурычлар һәм хокукларны карый, әмма аларның катгый үтәлешенә гарантия булмый", - дип үз тәкъдимен нигезли Антон Беляков.

"Бала патология белән туса яки корсакта килеш үлсә - бу килешү үтәмәү буламы? Әлеге сорау да ачык кала", - дип аңлатты Антон Беляков. - Баланы суррогат анадан ата-анасына тапшыру өчен "заказчы"дан уллыкка алу процедурасын үтәү дә таләп ителми. Шул ук вакытта, РФ Гаилә кодексының 4нче бүлеге 51нче маддәсе нигезендә, биологик әти-әниләр сабыйны бала тудыру йортыннан суррогат ана рөсхәте белән генә алырга мөмкин. Бу еш кына суррогат аналарның биологик ата-аналарга басым ясау мөмкинлеге тудыра".

Россиядә, суррогат аналар институтына карата яңа, комплекслы алым ясалганчы, аны тыярга кирәк дип саный Антон Беляков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading