16+

Суыклар кайчан көтелә? 

Кар кайчан ява?

Суыклар кайчан көтелә? 

Кар кайчан ява?


Яңа ел алдыннан һава торышы нинди булыр? Карсыз Яңа елны каршылап булырмы? Сораулар күп. Синоптиклар исә Яңа ел алдыннан булачак көннәргә фаразларын белдерергә ашыкмыйлар.  
Билгеле булганча, декабрь башы көзге һава торышыннан әллә ни аермады. Быел әбиләр чуагы кышкы көннәргә дә калган иде. КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һава торышындагы бу үзгәрешләрне глобаль җылыну процессы белән бәйләп аңлата. Әлегә безгә Себер салкыннары  килеп җитмәгән, көньяк җилләре генә исә. 
Фаразлаулар буенча кар 16-19 декабрь көннәрендә көтелә, тик һава температурасы әлегә җылы торачак. Бары тик 23 декабрьдән соң гына 15-20 градус суыклар булуы ихтимал. Гыйнвар да артык суык булмаячак. Юрий Переведенцев 31 декабрьдә уртача температураның - 8 градус булачагы хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading