16+

Сыерчыкларның саны кимү күзәтелә

Язның килүен кошлар да хәбәр итә. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, февраль ахырында кара каргалар кайткан, димәк, яз җиткән һәм ул вакытында килгән.  

Язның килүен кошлар да хәбәр итә. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, февраль ахырында кара каргалар кайткан, димәк, яз җиткән һәм ул вакытында килгән.  

– Җылы яктан кошлар өч өлешкә бүленеп кайта. Аларның иң беренчеләре – кара каргалар. Җылы матур көннәрдә кара каргалар актив рәвештә ояларын “ремонтлый” башлый, ә быел оя корырга ашыкмыйлар. Алар да һава торышындагы үзгәрешләрне сизеп тора, – диде белгеч матбугат очрашуында. 
Сыерчыкларның саны кимү күзәтелә икән. Карт агачларны кисеп торалар, ә яңа сыерчык оялары куелмый, ди Илгизәр Рәхимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading