16+

Сыра, аракы һәм тәмәке җитештерүчеләр спорт үсеше өчен акча күчереп барачак?!

1 июньнән Үзбәкстанда сыра, аракы һәм тәмәке җитештерүчеләр спорт үсеше өчен акча күчереп барырга тиеш була. Ил президенты Шәүкәт Мирзиёев шундый карар чыгарган.

1 июньнән Үзбәкстанда сыра, аракы һәм тәмәке җитештерүчеләр спорт үсеше өчен акча күчереп барырга тиеш була. Ил президенты Шәүкәт Мирзиёев шундый карар чыгарган.

Документ нигезендә, акчалар физик культура һәм спортны үстерү фондына күчәчәк. «Сыра, аракы һәм тәмәке җитештерүчеләрнең сатылган продукция күләменнән җыелган акчаны фондның акча чыганагы итеп билгеләргә» диелә документта. Сыра җитештерүчеләр продукциянең бер декалитрыннан 2 мең үзбәк сумы (безнеңчә 14 сум), ә аракы җитештерүчеләр – 5 мең үзбәк сумы (35 сум) түләячәк, тәмәке җитештерүчеләр 1 мең тәмәке өчен 1 мең үзбәк сумы (безнеңчә 7 сум) түләячәк.
Сүз уңаеннан: бүген Үзбәкстанда алкоголь һәм тәмәке продукциясен рекламалау һәм аларны җәмәгать урыннарында куллану да тыела.

Степан Криницкий, Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары:
– Әлеге практика Европа илләрендә уңышлы кулланылып килә. Алар бу эшкә 1980 елларда ук алынды. Үзбәкстан хөкүмәтенең инициативасын биш куллап хуплыйм. Спортны үстерү өчен өстәмә акча чыганагы барлыкка килә. 90нчы елларда бездә дә моның турында сүз чыккан иде. Әмма ул, кызганычка, сүз генә булып калды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading