16+

Табиб яман шешнең билгеләрен алдан белеп булуын әйтте

Республикада һәр 35нче кеше онкология диспенсерында исәптә тора.

Республикада һәр 35нче кеше онкология диспенсерында исәптә тора.

Кеше организмында яман шеш авырттыруларсыз гына азса да, кайвакыт аның үсешен күрергә мөмкин. Республиканың онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. 

Еш кына яман шеш ниндидер үзенчәлекле симптомнар белән күренми. Шуңа күрә күпчелек кешеләр куркыныч диагноз турында рак өченче-дүртенче стадиягә күчкәч кенә беләләр.

– Шулай да кайбер визуаль симптомнарны күрергә мөмкин. Мәсәлән, тире рагы – тиредә үзгәрешләр шунда ук сизеләчәк. Сөт бизендәге шешне дә шулай ук мөстәкыйль рәвештә капшап сизәргә була. Авыз куышлыгындагы уңайсызлыкны да сизми калып булмый, - дигән  Владимир Жаворонков.

Сүз уңаеннан, бүген республикада һәр 35нче кеше онкология диспенсерында исәптә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading