16+

Табибка гел «йөрмиләр»

Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылыр­га мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк.

Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылыр­га мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, табибка халык кирәксә дә, кирәкмәсә дә языла башлаган.

– Һәр табибның үз расписаниесе бар. Шуңа карап, уңайлы вакытны сайлап, кешеләр бер үк табибка берничә көнгә берь­юлы языла башлады. Шул рәвеш­ле, башкаларга язылу мөмкинлеген чиклиләр. Шуңа да бер тапкыр гына язылыр­га мөмкинлек бирә торган сервис кертәбез, – ди министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading