16+

Табиблар чаң кага: хастаханәләр тулган

Бу инфекция сулыш юлларына зыян сала, гадәттә ОРЗ рәвешендә уза.

Бу инфекция сулыш юлларына зыян сала, гадәттә ОРЗ рәвешендә уза.

Кытайда метапневмовирус таралган. 23-29 декабрьдә алынган анализлар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Кытай эчендә кискен респиратор инфекцияләре актив тарала, шул исәптән грипп, метапневмовиус һәм риновирус. Шул ук вакытта 14 яшькә кадәрге балалар арасында метапневмовирус белән авыручылар саны арта.  Төньяк провинцияләрдәге хастаханәләр шыгрым тулган. Бу инфекция сулыш юлларына зыян сала, гадәттә ОРЗ рәвешендә уза. Балаларда һәм иммунитеты көчле булмаган пациентларда метапневмовирус бронхит тудыра. Икътисадчылар белдергәнчә, әлеге вирус COVID-19ның глобаль икътисади нәтиҗәләрнә китерергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading