16+

Табиблар велосипед өләшә

Бүген Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында "Балаларга велосипед бүләк ит!" дип исемләнгән хәйрия акциясе узачак.

Бүген Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында "Балаларга велосипед бүләк ит!" дип исемләнгән хәйрия акциясе узачак.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, республика медицина учреждениеләре табиблары ятимнәргә 14 велосипед тапшырачак. Әлеге тәкъдим белән, ягъни балалар йортлары өчен велосипедлар бүләк итү идеясен министрлыкка "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды директоры җиткергән. Адел Вафин исә әлеге фикерне хуплаган, табиблар балаларның физик үсешен тәртиптә тоту өчен үз акчаларына велосипедлар алырга булганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading