16+

Табиблар өйдә сөннәткә утыртмаска кушалар

Татарстан табиблары өйдә сөннәткә утыртудан зыян күргән балаларның ата-аналарын игътибарсызлыкта гаепли. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова сүзләренчә, күп очракта сөннәткә утыртуга ата-аналар дини йола дип кенә карый. Ә чынлыкта исә бу – өй шартларында ясарга ярамый торган чын операция.

Республика балалар клиник хастаханәсенә генә дә ел әйләнәсендә балаларын өй шартларында сөннәткә утыртудан зыян күргән дүрт-биш ата-ана мөрәҗәгать итә.

– Без сөннәткә утырту турында гел сөйләп торабыз, ләкин кызганычка, өйдә сөннәткә утыртулар кимеми. Шуның нәтиҗәсендә еш кына балалар зыян күрә, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге җитәкчесе Шамил Тәхәветдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    17-20 яшьлэр тирэсендэ минем улым : "Ник мине соннэтлэттегез ,кирэк тугел иде "-диде.

    Мөһим

    loading