16+

Табигатьне саклауны һәр мәктәп укучысы үзеннән башлый ала. Экологик бәйге.

Татарстан укучыларын «Экология» темасы буенча «Минем Россия» II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыралар.

Татарстан укучыларын «Экология» темасы буенча «Минем Россия» II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакыралар.

Балалар туган як табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны ничек юкка чыгару буенча уй-фикерләрен рәсемнәргә төшерергә тиеш. Гомумән, укучылар үз рәсемнәре белән Россия табигатен, аның уникаль үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ничек сакларга икәнен күрсәтергә тиеш. Бәйге хакында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рәсем бәйгесенә килгән эшләр өч яшь категориясендә – 7дән 10 яшькәчә, 11-14 һәм 15-17 яшьлек укучылар арасында бәяләнәчәк. Анда гомуми белем бирү учреждениеләре һәм сәнгать мәктәпләрендә укучылар катнаша ала. Конкурс эшләрен 14 февральгә кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта язгы каникуллар вакытында узачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading