16+

Тагын бер физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачыла

Ул Казанның Совет районындагы 90 нчы гимназия территориясендә урнашачак.

Ул Казанның Совет районындагы 90 нчы гимназия территориясендә урнашачак.

Объектны төзү эшләре "2006-2015 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында алып барыла. Комплекста волейбол, баскетбол, бадминтон уйнар өчен универсаль уен мәйданчыгы, хоккей коробкасы, трибуналы футбол кыры һәм кыр периметры буенча 4 йөгерү юлы булачак.

Балалар өчен уен мәйданчыгы һәм спорт турниклары урнаштырылып, урам гимнастикасы өчен тренажерлар да куелачак.

Комплекс 2015 елның сентябренә ачыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading