16+

Тагын 80 кеше!.. (яңа статистика)

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 51 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 28, Чаллыда – 15, Түбән Кама районында – 5, Яшел Үзән районында – 4, Лаеш районында – 3, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Саба, Спас районнарында – икешәр, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Минзәлә һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 554 очрагы теркәлгән, 23 494 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading