16+

Тагын бер артист өйләнде!

Башкортстанның атказанган артисты, биюче, музыкант Заһир Зәйнетдинов (сәхнә исеме ZAINETDIN) өйләнде.

Башкортстанның атказанган артисты, биюче, музыкант Заһир Зәйнетдинов (сәхнә исеме ZAINETDIN) өйләнде.

Заһир март аенда сөйгәне сөйгәне Регина Сәетгалиева белән никах укыткан иде. Туйны исә яшьләр ямьле җәй аена калдырган булган. Туй мәҗлесенә Заһирның иҗатташ дусты Элвин Грей да килгән. Исегездә булса, элегрәк Заһир Элвинның концертларында чыгыш ясый иде. 

“Без рәсми рәвештә гаилә кордык. Хәзер минем кайтасы килеп тора торган өем бар. Бу мөһим вакыйганы безнең белән уртаклашкан һәркемгә рәхмәт”, - дип язган Заһир.

Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading