16+

"Тагын бер-ике көннән үле гәүдәсен алып китәрләр иде": бер ир-ат хатынын ач тоткан һәм кыйнап торган

Хатынның авырлыгы барлыгы 35 килограммга калган.

Хатынның авырлыгы барлыгы 35 килограммга калган.

Саратов өлкәсендә үз гаиләсен ачлык белән газаплаган ир-ат турындагы хәлне "Комсомольская правда" газетасы бастырып чыгарган.
Ольганың ире Алексей эшен югалта һәм эчә башлаган. Хатын мондый тормыштан туеп, аерылышырга була һәм бу турыда иренә хәбәр итә. Ире моңа каршы бик катгый чаралар күрә: хатынның кәрәзле телефонын, бар акчаларын, банк карталарын тартып алган һәм аш-су бхлмәсенә керергә тыйган.

"Шул ук вакытта ир көне-төне аш бүлмәсендә булган, бернәрсәдән дә баш тартмаган һәм хәтта дусларын да кунакка чакырган. Бу вакытта өйдә тәмле пилмән, сосискалар исе килә, ә ул кухняда ябыла һәм үзе генә ашаган», дип сөйләгән Ольганың апасы.

Бер ай җәберләү, тоткынлыктан соң Ольга апасына ярдәм сорап смс җибәрә алган.  Хатын ач торудан 35 килограмм авырлыкка калган. Үткәрелгән экспертизалар хатын-кызның төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре булуын һәм кабыргаларының сынуын теркәгән.
Зыян күрүченең апасы раславынча, полицейский Ольганы ире белән татулашырга күндерә башлаган. Хатын, Алексей белән аерылышып, Самарага китеп барган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading