16+

Таиландтагы бассейнда батып, комага киткән баланың әнисе: "ИВЛ аппаратыннан аерылмыйбыз"

Сигез ел элек, әти-әнисе белән Таиландның Пхукет утравында ял иткәндә бассейнда баткан Василиса Сагунова әле дә комада.

Сигез ел элек, әти-әнисе белән Таиландның Пхукет утравында ял иткәндә бассейнда баткан Василиса Сагунова әле дә комада.

Фаҗига 2015 елның 27 мартында килеп чыга, дип яза "Челнинские известия". Өч яшьлек Василиса тирән бассейнга егылып төшкән. Кызны шунда ук җирле больницага алып киткәннәр, биредә сабыйга баш миенә кан саву диагнозы куелган. Бала комага киткән. Сабыйны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән алып кайтып, республика балалар клиник хастаханәсенә урнаштыралар. Кызны дәвалау өчен барлыгы 7 млн сум акча җыела.

Бәлага тарыган баланың әти-әнисе ярдәм сорап Россия һәм чит илләрдәге әйдәп баручы медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән, кыйммәтле процедуралар аша узганнар, тик кыз әлегә кадәр комада.

Василисаның әнисе - Мария Сагунова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, кыз соңгы ярты елда реанимациядә дәвалана. Хәзер ул рәсми рәвештә паллиатив пациент статусына ия.

 "Узган ел процедура вакытында Василисаның аягы сынды. Гипс куелды, беренче тапкыр шул урында тәне шешеп чери башлады. Аннан соң бер-бер артлы берничә җитди авыру кичерде. Бәлки каяндыр инфекция кергәндер, бәлки яңа шартларга яраклашудыр. Озак вакыт антибиотиклар белән дәваландык. Хәзер Василисаның хәле тотрыклы», - дип хәбәр иткән Мария.

Әни кеше көн саен реанимациядәге кызы янына йөри. Массаж һәм дәвалау физкультураларын үзе ясый. 
"ИВЛ аппаратыннан әлегә аерылмыйбыз, хастаханәдә булганда, аңа мөстәкыйль сулыш алырга өйрәтергә тырышам. Василек шулай ук күзләрен ача, сулый, киерелә, аңа кагылуларын сизә икән  кайчак авазлар да пәйда була. Ләкин бу бик сирәк», – дигән Мария Сагунова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading