16+

Таиландтан кайтучыларны каршы алып булмаячак

Таиландтан Татарстанга кайтучы пассажирларны туганнары каршы алмаячак. 

Таиландтан кайтучыларны каршы алып булмаячак

Таиландтан Татарстанга кайтучы пассажирларны туганнары каршы алмаячак. 

Бүген Казанга Таиландтан кайтучыларны, коронавируска бәйле вәзгыятьне истә тотып, кайтуга ук обсерваторга яки ниндидер авыру ачыкланган очракта инфекцион больницага озатачаклар. Бу хакта Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш республика штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева белдерде.

Шуңа күрә Таиландтан кайтучыларны аларның туганнары каршы алмаячак. Кайтучылар арасында Казан, Чаллы, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч кешеләре бар

Обсерваторда кунактан кайтучыларны ризык белән тәэмин итәчәкләр һәм ике кешелек бүлмәләрдә яшәтәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading