16+

Такташны кем күбрәк белә?

Кабан арты мәчете янында күптән түгел Һади Такташка һәйкәл ачылды. Бу чарада бик күп журналистлар да катнашты. Телевидение журналисты миннән һәйкәл куюга мөнәсәбәтемне сораштыра башлады.

Кабан арты мәчете янында күптән түгел Һади Такташка һәйкәл ачылды. Бу чарада бик күп журналистлар да катнашты. Телевидение журналисты миннән һәйкәл куюга мөнәсәбәтемне сораштыра башлады.

Үз фикеремне әйттем. «Һади Такташ - Тукай, Дәрдмәнд, Гафури, Бабич, Рәмиевләрдән соң әдәби иҗатны дәвам иттереп, аны тагын да биеккә күтәреп, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Илдар Юзеевларның кулына тапшырган олы талант. Күренекле шагыйрь, 31 яшен дә тутыра алмыйча, дөньядан киткән, шул кыска гына вакыт эчендә әдәби бай мирас калдырган. «Ана - бөек исем» шигъри юлларын афоризм кебек кабатлыйбыз», - дип, Такташның шигырен укый башладым. Шул чак бер хатын, этә-төртә: «Ул дөрес сөйләми, миннән интервью алыгыз», - дип бүлдерә башлады. Хәтерем калды. Әллә бу хатын Такташ иҗатын бөтенләй белмиме дигән фикер дә килде башка. Ничек кенә булмасын, итагатьле булырга кирәк, үзебезне әдәпле тотарга өйрәнсәк иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading