16+

Талантлы балаларга – бәллүр ябалак бирделәр

«Кайбер иҗат итүче яшьләрнең язмаларын заман язучыларының әсәрләренә караганда да кызыксыныбрак укыйбыз», – ди жюри әгъзалары.

«Кайбер иҗат итүче яшьләрнең язмаларын заман язучыларының әсәрләренә караганда да кызыксыныбрак укыйбыз», – ди жюри әгъзалары.

Сүз «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе дипломантлары турында бара. Быел әлеге бәйге алтынчы тапкыр узды.

Бәйгедә 588 кеше катнашкан. География бик киң, Татарстан районнарыннан алып  Россия­нең 46 шәһәреннән, шулай ук Кипр, Австралия, Тунис, Казахстан республикаларыннан да килгәннәр. Җиңүчеләрне алты номинация­дә билгеләделәр. Ни кызганыч, быел рус поэзиясе юнәлешендә Гран-прига лаек кеше табылмаган. Ә татар поэзиясендә бу исем Балтач районы, Тау Зары авылыннан Регина Галиәхмәтовага бирелде.
 
– Җиңел заманда яшәмибез, шуңа да кулына каләм алган һәр кыз, һәр егет безнең өчен кадерле. Бу бәйгедә катнашканыгыз, әдәбият белән кызыксынганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәлки язу­чы, шагыйрь дә булып китмәссез, әмма сезнең күңелегез, киләчәгегез, рухыгыз матур, безгә нәкъ шундый малайлар-кызлар кирәк, – диде халык шагыйре Роберт Миңнуллин. – Яшьләр яза башлагач, мин туктадым, – дип шаяртып та алды әле ул.

Быел беренче тапкыр яшь талантлар арасында иң яхшы репортерны да билгеләделәр. Әдәби премиянең кыска исемлегенә кергән балалар биш көн дәвамында Дәрвишләр бистәсендәге лагерьда булды. Алар анда төрле шагыйрьләр, язучылар белән очрашты, иҗат итү серләренә өйрәнде, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт итте, үзара аралашты. Менә шул көннәрдә булган вакыйгаларны яктыртып барган «Иң яхшы репортер» дип Мәскәүдән Эвелина Тимофеева танылды. Гран-при ияләренә ел саен «бәллүр ябалак» сыны тапшыралар. Татар поэзиясе номинациясендә бу исемгә Кайбыч районы, Борындык авылы кызы Айзилә Абдрахманова лаек булды. Айзиләгә –16 яшь, әсәрендә ул хәзерге заманда кешеләрнең интернетка бәйлелекләре турында язган. «Бәйгедә инде бишенче ел катнашам, бәллүр ябалак алырмын дип уйламаган да идем. Минем өчен бу көтелмәгән сөенеч булды. Хәзер тагын да дәртләнеп иҗат итәчәкмен, бу миңа  тагын да җаваплылык өстәде», – ди Айзилә.

Сүз уңаеннан, быел кабул ителгән эшләр арасында ятимлек темасын яктыртучылар күп булды, ди язучы Галимҗан Гыйльманов. Ул бу талантлы балаларга әдәбият офыгыннан югалмаска, басма матбугат белән элемтәдә торырга, күбрәк иҗат итәргә киңәш итте. Гадәттәгечә, бәйгегә килгән эшләрнең берничәсен Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бәяләгән. Ул өч әсәр авторына, үз имзасы белән, китапларын биреп җибәргән. Аны балаларга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина тапшырды.

Тәрҗемә юнәлешендә Гран-прига Яшел Үзәннән Анна Чикурина лаек дип табылды. «Мондый талантлы эшләрне күптән күргәнебез юк иде», – дип шатланып сөйләде тәрҗемәче Ольга Варшавер. «Тәрҗемә ул – бер-береңне аңлау. Бәйгенең Татарстанда уздырылуы да очрак­лы түгел. Биредә күп телдә сөйләшүнең мөһимлеген аңлыйлар. Мин яшь талантларның канатларын үстерә торган мондый проект турында күптән хыяллана идем. «Глаголица» – минем чынга ашкан хыялым. Биредә балалар иҗат итүнең ни дәрәҗәдә бәхет икәнен аңлый, монда остаханәләрдә күп нәрсәләргә өйрәнү мөмкинлеге бар, биредә балаларга күктән ай алып бирмиләр. Барысын да чынбарлык­тагыча аңлаталар. Язучы, ша­гыйрь эшенең ни дәрәҗәдә авыр икәненә төшендерәләр», – ди ул.

 Бәйгене «Счастливые истории» хәйрия фонды уздыра. Фондның директоры Ирина Хөснетдинова әйтүенчә, аларның төп максаты – сәләтле балаларны үстерүдә ярдәм итү. «Глаголица»да татар телле балаларның да катнаша алуы – бәйгенең тагын бер кыйммәте. Әдәби премиядә катнашкан балаларның әсәрләре «Глаголица – 2019» альманахында басыла.

Эльвира Мозаффар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading