16+

Талпаннар уяна

Яз иртә килү сәбәпле, талпаннар да иртәрәк уяна башлаганнар. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе бу уңайдан саклану чараларын күрә башлады инде.

Яз иртә килү сәбәпле, талпаннар да иртәрәк уяна башлаганнар. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе бу уңайдан саклану чараларын күрә башлады инде.

9 марттан бирле атна саен талпаннар белән бәйле вәзгыятьне күзәтү астында тота. Мониторинг алып бара. Былтыр республикада беренче тапкыр талпан тешләү очрагы 23 мартта күзәтелгән булса. Быелга әлегә талпаннан зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Ничек кенә булмасын, белгечләр игътибарлы булырга киңәш итә.

Коронавирус вакытында күп кеше вакытын авылда, җәйге бакчаларында уздырырга тырыша. Талпан урманда гына очрарга мөмкин дип уйласак та, алар бакчада, паркта, хәтта ишегалдында да булырга мөмкин. Йорт хайваннарының йонына ияреп керергә дә мөмкин. Аннары күпләр талпанны агачтан төшә дип уйлый. Баксаң, талпаннар җирдән 1,5 метрга кадәр генә күтәрелә ала икән. Талпан авырттырмыйча гына тешли.Шуңа аны күп очракта сизми дә каласың. Бөҗәк энцефалитлы булса, авыруның билгеләре үзен бер атна узгач кына сиздерә башлый. Кеше тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый, хәлсезләнергә мөмкин. Тешләгән урын кызара, талпан кереп калган булса – шешә, бөҗәк үзе дә үсә. Талпан кешене тешләгәч, селәгәе аша кешегә вируслары күчә. Бөтен талпан да энцефалитлы дигән сүз түгел анысы. Шулай да бөҗәкне лабораториядә тикшертү мөһим. Әгәр талпан энцефалитлы булса, ул кешенең үзәк нерв системасын зарарарларга, нәтиҗәдә кеше инвалид калырга мөмкин.

Талпан кадалган очракта, тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкне үзең тартып чыгарырга уйласаң, бик сак булырга киңәш ителә, чөнки аның аяклары, башы өзелеп калырга мөмкин. Кешене талпан тешләгән икән, канны тикшертергә, талпанга каршы иммуноглобулин кадатырга туры киләчәк.

Аерым һөнәр ияләренә, әйтик, урман хуҗалыгында эшләүчеләргә,геологларга, талпан кадалу куркынычы булган башка кешеләргә бу прививка мәҗбүри ясала. Быел барлыгы 8 меңгә якын кешегә вакцина ясалган. Гадәттә, аны талпаннар уянганчы берничә ай алдан ясатырга кирәк.

Роспотребнадзор белгечләре табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә, талпаннардан саклый торган чара сиптерергә, өйгә кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading