16+

Тамагына җимеш эләккән бала үлгән

Урынга ашыгыч ярдәм машинасы китә. Табиблар юлда булган вакытта экстрен хезмәт табибы телефоннан күрсәтмәләр биреп тора.

Тамагына җимеш эләккән бала үлгән

Урынга ашыгыч ярдәм машинасы китә. Табиблар юлда булган вакытта экстрен хезмәт табибы телефоннан күрсәтмәләр биреп тора.

Мәскәү өлкәсендәге Одинцово районында урнашкан Лесной городок бистәсендә 4 апрель иртәсендә 2 яшьлек бала үлә. Петровлар гаиләсе (исемнәр үзгәртелә) иртәнге аш ашаганда фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды. 

Светлана улын кашыклап ашата. Шул вакытта бала тончыга һәм буыла башлый. Әти кеше шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Ир-ат улы Ваняның ашаганда тончыгуын хәбәр итә. Баланың тамагына күрәгә кисәге тыгылып кала һәм малай сулыш ала алмый башлый.

Урынга ашыгыч ярдәм машинасы китә. Табиблар юлда булган вакытта экстрен хезмәт табибы телефоннан күрсәтмәләр биреп тора. Ул әти кешегә баласына ярдәм итәргә өйрәтә. Ир-ат 15 минут чамасы балага реанимация ясарга тырыша. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәч, әти кешене алмаштыралар һәм реанимацияне дәвам итәләр. Тик балага ярдәм итеп булмый. Кызганычка, ул үлә.

«Чакыру буенча урынга барган ашыгыч ярдәм бригадасы полициягә хәбәр итте. Өйдә 35 яшьлек Сергей П. була, ул 2 яшьлек улы Иванга реанимация ясарга тырыша. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы реанимацияләүне дәвам итә. Ләкин малайга ярдәм итеп булмый — нәни Ваня үлә. Табиблар полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, баланың бронхлары тармакланган урынга күрәгә кисәге эләккән. Шуңа күрә сабыйны коткара алмаганнар», — дип сөйләгән «КП» сайтының үз чыганагы.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading