16+

Танылган актерның мәете фатирында 10 көн яткан: ни булган?

“Марш Турецкого” һәм “Закон и порядок” сериаллары аша таныш булган артистның мәетен полиция хезмәткәрләре үз фатирында тапкан.

“Марш Турецкого” һәм “Закон и порядок” сериаллары аша таныш булган артистның мәетен полиция хезмәткәрләре үз фатирында тапкан.

“Марш Турецкого” һәм “Закон и порядок” сериаллары аша таныш булган Максим Михайлинның мәетен үз фатирында тапканнар. “Комсомольская правда” хәбәр итүенчә, аларның гаилә дуслары Светлана Иванова озак вакыт актер белән элемтәгә чыга алмаганнан соң, полициягә мөрәҗәгать иткән. Актер да, аның 69 яшьлек әнисе дә ишекне ачмагач, оперативниклар ишекне каерып керергә мәҗбүр булган.

Медицина хезмәткәрләре ир-атның якынча 7-10 көн элек вафат булуын әйткән. Үлем сәбәбе әлегә төгәл билгеле түгел, әмма актер көч кулланудан вафат булмаган, дигән нәтиҗә ясалган.

Максимның әнисе хакында хәбәрдә мәгълүмат бирелми.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading