16+

Танылган алып баручы Лера Кудрявцева баласын югалткан

Телевидение алып баручысы Лера Кудрявцева инстаграмда үткәрелгән турыдан-туры эфир барышында, язылучыларына баласын югалтуын сөйләде.

Танылган алып баручы Лера Кудрявцева баласын югалткан

Телевидение алып баручысы Лера Кудрявцева инстаграмда үткәрелгән турыдан-туры эфир барышында, язылучыларына баласын югалтуын сөйләде.

Алып баручы сүзләренә караганда, ул аркасы һәм эче авырта башлаганнан соң, табибларга мөрәҗәгать итә. Лера берничә ай элек ЭКО ярдәмендә кызын тапканын сөйли.

"Әлбәттә, беренче чиратта, нидер булган, дип уйладым һәм начарга юрадым. Мин бит коткыга тиз бирешүчән. Ә узи минем авырлы булуымны күрсәтте, өстәвенә инде йөклелеккә ике ай икән", - дип сөйләде Кудрявцева.

Алып баручы баланы калдырырга теләвен белдерә, ләкин, ни кызганыч, йөклелекне ахыргача саклап кала алмый. Кудрявцева фикеренчә, ЭКО дан соң организмы бик нык көчсезләнә, сәламәтлеге белән җитди проблемалар килеп чыга һәм баласы төшә.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading