16+

Танылган артистка Фирдәвес Гыйззәтуллина вафат

Аңа 27 июньдә 50 яшь тулыр иде.

Аңа 27 июньдә 50 яшь тулыр иде.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында зур югалту.  2003 елдан бирле эшләгән артистка Фирдәвес Гыйззәтуллина кинәт вафат булган. 

Ул сәнгать институтын тәмамлаганнан соң гаиләсе белән Мәскәүгә китә, анда рәссам сыйфатында төрле иҗади коллективлар белән күпсанлы театр-концерт проектларын бизи.

М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Фирдәвес Гыйззәтуллина иҗатын рәссам-сценограф булып  башлый,  бик күп  спектакльләрдә уйнап, тамашачыларның мәхәббәтен казана. 

Актрисаны 24 июньдә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Уфаның Көньяк зиратында соңгы юлга озаталар. 

Сүз уңаеннан, күренекле артистның моннан ике ел элек, әнисе –Башкортстанның халык артисты Вакилә Калмантаева мәңгелеккә күзләрен йомды. 

Чыганак: "Шәһри Чаллы"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading