16+

Танылган көрәшче, данлыклы тренер вафат

Көрәшче, бик күп батырлар тәрбияләгән тренер, грек-рим көрәше СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Диләр Хәлилов вафат булган.

Көрәшче, бик күп батырлар тәрбияләгән тренер, грек-рим көрәше СССРның спорт остасы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Диләр Хәлилов вафат булган.

Билгеле булганча, Диләр Хәбибулла ул бик күп еллар дәвамында Казанның Авиатөзелеш районында "Рубин" спортклубында эшләде, бик күп шәһәр малайларына милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияләде. Тумышы белән Диләр абый Яшел Үзән районы Мулла иле авылыннан. Германиядә хәрби хезмәттә булганда, СССРның хәрби көчләре чемпионы исемен ала. Шунда ук хәрбиләрне физик культура, спорт белән шөгыльләндерә башлый. Аннан кайткач татаркөрәше буенча унбиш еллап шөгыльләнә, менә дигән шәкертләр тәрбияли. "Бик күп укучыларым төрле ярышларда беренче урыннар яулап чемпионнар, спорт мастерлары булдылар", дигән иде ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә соңгы аралашуларның берсендә. Шунысын да әйтергә кирәк, туган авылында, аннан район күләмендә дә Диләр абый призларына яшьләр арасында көрәш бәйгеләре дә оештырылды.

Диләр Хәлиловны туган авылында җирлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading