Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат булган. Аңа 65 яшь иде.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Азамат Гыйләҗев төрле елларда республиканың әйдәп баручы театрларында – рус академия драма театрында, М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында, Стәрлетамак башкорт театрында, Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында рәссам-куючы, баш рәссам булып эшләгән.
Комментарийлар