16+

Танылган язучы Илдар Хәйруллин үлгән

Түбән Камада танылган язучы Илдар Хәйруллин вафат булган.

Түбән Камада танылган язучы Илдар Хәйруллин вафат булган.

Ул Түбән Кама «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була.

Илдар Хәйруллинның әсәрләрен газета-журналларда гына бастырып калмыйча, радиода да укыйлар. Язучының туганнары һәм дуслары әйтүенчә, ул катлаулы хәлдә калган барлык кешеләр өчен үрнәк. «Миңа инвалидка караган шикелле карамагыз, ярдәмгә мохтаҗ түгелмен, мин язучы», - дигән ул һәрчак.

Илдар Хәйруллин-Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шулай ук биш китап авторы. Бишенче сентябрьдә аңа 65 яшь тулырга тиеш була. Мәрхүмне иртәгә туган төбәге Кукмарада җирләячәкләр.

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading