16+

Танылган җырчы корбанга сарык сата

28 июньдә узачак Корбан бәйрәме уңаеннан мөселман халкы корбан чала.

28 июньдә узачак Корбан бәйрәме уңаеннан мөселман халкы корбан чала.

Билгеле, корбанга дигән сарыкны таныш булмаган кешедән түгел, ә ышанычлы кешедән аласы килә. Шундый ышанычлы кешеләрнең берсе – намаз укучы танылган җырчы Ильяс Халиков. 

“Инде ничә ел дәвамында Корбанга сарык чалу белән шөгыльләнәбез. Гадәттә, Корбанны һәр кеше гаилә башлыгыннан ниятли. Без, үз чиратыбызда, сарыкны эшкәртәбез һәм кирәк икән, өйгә алып килеп тә бирәбез. Халыкка яхшы сарыклар үстереп тәкъдим итәргә тырышабыз, Корбаннар кабул булсын дип телибез”, - диде Ильяс.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading