16+

Танылган журналист вафат. 47 яшендә...

Журналист Доминиканада ял вакытында үлгән.

Журналист Доминиканада ял вакытында үлгән.

Телевидение алып баручысы Михаил Зеленский үлгән, дип хәбәр итте Facebook битендә "Россия-Культура" телеканалы җитәкчесе урынбасары Александр Ефимович.
"Мәңгелек хәтер. 47 нче яшендә телевидение алып баручысы Михаил Зеленский вафат булды", - дип язган Ефимович.
Россия илчелеге мәгълүматы буенча, журналист Доминиканада ял вакытында үлгән.
"Әйе, ул Доминиканада вафат булды, нечкәлекләрен әйтә алмыйм, мин аның хатыны белән элемтәдә - барлык сораулар аңа", - дип хәбәр иткән РИА Новостига Пунт-Канда дипмисия бүлеге җитәкчесе Вячеслав Панков. Зеленский
"Россия-Культура" телеканалында  "Большая Билет" программасын алып барды, шулай ук канал күзәтүчесе һәм "Новости культуры" программасын алып баручысы булды. Элегрәк журналист "Россия-1", "ТВ Центр" телеканалларында һәм "Туры эфир" ток-шоуында яңалыклар алып барусысы. Моннан тыш, Зеленский "Россия-24" эфирында эшләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading