16+

Танышының гәүдәсен тураклап коега салган

Ә аңа кадәр күңелле табын оештырган.

Ә аңа кадәр күңелле табын оештырган.

Башкортстанның Гафури районы Белое озеро авылында яшәүче 37 яшьлек ханым 40 яшьлек танышын үтерүдә шикләнелә. Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ир белән хатын аракы эчеп утырганда, көнчелек аркасыда низаг туган. Хатын танышының башына берничә тапкыр уклау белән сугып үтергән.
Ике көн буе хатын мәет белән бер йортта яшәгән, аннан соң ярдәм сорап дустына мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Ул мәеттән арынырга киңәш иткән.
Шикләнелүче башта мәетне тураклый һәм кое төбенә ташлый. Бер айдан соң аны биредә яшәүче хатын таба, ул хокук сакчыларын чакырта.
Ул булмаса, мәетнең тагын күпме ятасы билгеле түгел. Ир-атны беркем дә эзләмәгән, чөнки ул вахта ысулы белән эшләгән һәм озак вакытлар өйдә булмаган. Гомумшн, мндый ташландык коеларга да игътибар сирәк бирелә. 
«Хәзерге вакытта тоткарланган хатын белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелде һәм аңа карата гаепләү белдерелде, сак астына алу төрендә чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерүчеләр хатынның йортын карап чыкты, анда үтерү коралы һәм кылынган җинаять эзләре табылды, суд экспертизалары комплексы билгеләнде. Тикшерү барышында шикләнелүченең дус кызының гамәлләренә аеруча авыр җинаятьне яшерү факты буенча хокукый бәя биреләчәк", – дип хәбәр итә хокук саклаучылар.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading