16+

«Ташламалы» штрафлар исемлеген арттырачаклар

14 июня 2019, 09:11
1922
0
0
Уку өчен 2 минут

Министрлар Кабинеты «ташламалы» штрафлар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә.

Министрлар Кабинеты «ташламалы» штрафлар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә.

Административ хокук бозулар кодексының яңа концепциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен генә түгел, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган башка хокук бозулар өчен дә штрафларны ташлама белән түләүне күздә тота, дип яза «Интерфакс». Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен боз­ган өчен, түләү карары чыгарылганнан соң 20 көн эчендә башкарылган очракта, билгеләнгән штрафның 50 процентын түләргә мөмкин. Шулай ук 10 мең сумга кадәр штраф түләтү механизмын гадиләштерергә тәкъдим ителә. Ул приставларга башкарма эш ачмыйча гына, автомат режимда, банктан бурычлының акча хисабыннан гына акча алуны күздә тота.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading