16+

Татар, 2020 елда милләтеңне онытма!

Казанда Россия антропологларының һәм этнологларының XIII Конгрессы булды.

Татар, 2020 елда милләтеңне онытма!

Казанда Россия антропологларының һәм этнологларының XIII Конгрессы булды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин форумда катнашучыларга «Күп милләтле һәм кунакчыл Татарстанда нәтиҗәле эшчәнлек телим», дип котлау юллаган.

– Россия Федерациясе Президенты милләтара мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирә, – диде үзенең чыгышында Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов. – Россиядәге борынгы һәм матур шәһәрләрнең берсе булган Казанда уза бу очрашу. Безнең ил – күп милләтле һәм күп динле ил. Милли мәдәниятләрне саклау зарур, бу ил стратегиясенә дә кертелде. Телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүдә җәмәгать институтлары белән хезмәттәшлек кирәк. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә галимнәрнең фикере мөһим. Конгресс милләтләр дуслыгын ныгытуга ярдәм итсен.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Әссәламәгаләйкем, кадерле дуслар!», – дип, татарча сәламләде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде ул. Милләтләр арасындагы тугры дуслык һәртөрле байлыклардан да кыйммәтрәк, дигән юллар бар Татарстан Президенты котлавында.

– Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Республикада туган телләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга, ватанпәрварлек хисе тәрбияләүгә нык игътибар бирелә. Этник туристлык үстерелә, милли йолалар һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Казан федераль университетында, ул вакытта император университетында Этнография кафедрасы оештырылганга 135 ел. Хәзер яшь гаиләләр ата-анадан аерым яшәргә омтыла, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту кирәк, – дип әйтеп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Казан федераль университеты ректоры вазифасын башкаручы Рияз Минзарипов әйткәнчә, антропология үз әһәмиятен югалтмый.

– Кайбер илләрнең этнография картасын карасак, анда элекке җирле халыклардан фәкать исем-атамалар гына калганлыгын күрәбез. Милләтләрнең саклануы кирәк. Заманында Казанда яшәгән немец галиме Карл Фукс татарлар турында җылы итеп язып калдырган, – диде Рияз Минзарипов.

– Татарстанда чыгыш ясау җаваплылык таләп итә, республика халкында үзләрен кече ватаннарының вәкиле итеп санау тойгысы көчле, – диде Россия Фәннәр Академиясенең милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов парламентта соңгы арада казаклар, мигрантлар, милли дәреслекләр мәсьәләлре каралганлыгын сөйләде.

– Этнотуристлыкны, халык промыселларын үстерү турында федераль законнар зарур. Җирле халыкларның риестры әзерләнә. Киләсе елда тагын бер җитди чара көтә – Россиядә халык исәбен алу уздырылачак, – диде депутат Илдар Гыйльметдинов.

Пленар һәм секция утырышларында милләтләрнең һәм телләрнең сакланышын тәэмин итү, динара татулыкны саклау, мигрантлар һәм милли автономияләр белән эшләү мәсьәләләре күтәрелде. Россия Фәннәр Академиясенең Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков үзенең чыгышларында: «Татарстанда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, тынычлык бик әһәмиятле. Казан һәрвакыттагыча матур», – дип телгә алды. Конгресста Россия төбәкләреннән һәм 20 илдән 800 галим-белгеч катнашты.

Төрле милләт вәкилләренең чыгышларында үз милләтләрен саклау, тел һәм мәдәниятләрен үстерү теләге яңгыраш тапты. Бу табигый хәл. Россиядә киләсе елда халык исәбен алу барышында без-татарлар шулай ук милләтебезгә җаваплылык күрсәтик, милләт графасына «татар» булып язылыйк.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading