16+

Татар авыллары интернетта берләшә

Бөтенроссия татар авылларын берләштергән яңа сайт барлыкка килде. Россиядә барысы дүрт меңнән артык татар авылы бар, аларда ике миллионнан артык халык яши.

Бөтенроссия татар авылларын берләштергән яңа сайт барлыкка килде. Россиядә барысы дүрт меңнән артык татар авылы бар, аларда ике миллионнан артык халык яши.

- Әлеге сайт ярдәмендә без читкә таралган милләттәшләребезне барлаячакбыз, үзара элемтә урнаштырачакбыз. Ул үз эченә бик күп бүлекләрне ала. Мәдәният, мәгариф, эшмәкәрләр, татар авыллары тарихы, дин, яшьләр өчен танышу сәхифәсе - татарлар тормышына кагылышлы бөтен әйберне дә колачлаячакбыз. Бик тиздән ул эшли дә башлар дип уйлыйбыз, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимовка шалтыратып, алар алдында торган максатлар турында сораштык.

- Оешманың бурычы - татар авылларын берләштерү, аларның иҗтимагый һәм икътисади хәлен өйрәнү, татар авыллары арасында даими һəм ныклы элемтə булдыру. Яңа төзелгән сайт бу эштә безгә ярдәм итәр, авылда тир түгүче уңган егет-кызларыбызның үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданына әверелер һәм милләтебезне саклап калу юлында бер адым булыр дип өметләнәм. Татар-авылы.рф сайтында предприятиеләр каталогы да урнашкан. Ул авыл хуҗалыгы, фермерлык, медицина, спорт, туризм, бакчачылык, мәдәният һәм сәнгать, ял итү һәм күңел ачу сәхифәләре аша татар эшкуарлары җитештергән әйберләр һәм төрле хезмәтләр белән танышу, авыл хуҗалыгы техникасы, йорт хайваннары, йорт җиһазлары һәм башка кирәкле товарларны сату, алу яки алмаштыру мөмкинлеген бирә. Моңардан тыш сайт татар авыллары тарихы турында кызыклы мәгълүмат бирәчәк, - ди ул.

Сайт көннән-көн тулылана, яңалыклар, кирәкле мәгълүматлар белән баетыла бара.
- Бик зур эшкә тотындык, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм, - диде Фәнир абый.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading